Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре – балаларга
Балалар китабы атналыгы – барлык китап укучы балалар бәйрәме, яраткан китаплар белән очрашу бәйрәме. Хәзерге вакытта китапханәдә китаплар сайлап алу мөмкинлеге зур һәм һәр укучының иң кызыклы китапларны уку мөмкинлеге бар. Чөнки китап – ул бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыкларны ача, яхшылыкка өйрәтә. Һәр укыган китап уйланыр өчен азык бирә. 26 мартта, Балалар китабы атналыгында Олы Битаман авылы китапханәсендә яңа китапларга күзәтү узды. Күзәтү китапханәгә килгән китапларның төрлелеген аңларга ярдәм итә. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде.
