Юл билгеләре илендә
Үзәк балалар китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының дүртенче көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланды. Балалар «Юл билгеләре илендә» танып белү – уен программасында катнаштылар. Уенда катнашучылар кроссвордны чиштеләр һәм төп сүзне таптылар, ребуслар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Мастер-класста балалар утны кире кайтара торган күзле «Ябалак» брошкасы ясадылар .
