Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплардан салават күпере

Коркачык авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы Атналыгы кысаларында  эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар өчен китаплар-күңел ачу гына түгел. Алар яңа дөньяларга ишек ача, дуслыкка, кыюлыкка һәм яхшылыкка өйрәтә. Уку күзаллауны үстерә, тәнкыйди фикерләүне формалаштыра һәм тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Цифрлы технологияләр зур урын алып торган заманча дөнья шартларында басма китап белән кызыксынуны саклап калу аеруча мөһим. Күргәзмәдә яшүсмерләр өчен заманча китаплар, Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр, тылсымлы әкиятләр, күңелле шигырьләр, кечкенәләр өчен табышмаклар һәм мәзәкләр тәкъдим ителде. Балалар китабы Атналыгы-ул кулыңа китап алу һәм бала белән мавыктыргыч китап укып вакыт уздыру өчен менә дигән сәбәп. Бергәләп сез яраткан тарихлар битләре буйлап сәяхәткә чыга аласыз, геройлар һәм аларның гамәлләре турында фикер алыша аласыз, шулай ук мөһим тормыш дәресләре турында уйлана аласыз.