Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар китаплары битләре буенча

«Балалар китабы атналыгы» акциясен уздыру кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен балалар китабы тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар китапның ничек барлыкка килүен, үсештә нинди этаплар узуын белделәр. Китапханәче балалар әдәбиятының популяр серияләре, нәшриятлар, танылган иллюстраторлар турында сөйләде. Чара азагында балалар рәсемле иҗат дөньясына бик теләп чумдылар: балалар китаплары битләреннән яраткан сюжетларын ясадылар.