Безгә кунакка Әкият килде
Балачакның иң гаҗәеп һәм гүзәл иле- Әкият. Балачакта без үзебезгә нәрсә ошавы турында хыялланабыз, ә бу һәрвакыт әти-әниебез, яраткан уенчыкларыбыз янында булу, көннәр буе уйнау, кызыклы китаплар уку. Балачак-ул тормышта шундый якты мизгел, аны беркайчан да онытып булмый.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Каенлык авылы китапханәсенең яшь укучылары китап битләре буйлап әкияти сәяхәткә чыктылар һәм әкиятләр иленә чумдылар. Яшь укучылар өчен китапханәдә әзерләнгән китап экспозициясендә балачакның иң яраткан әкиятләре-рус, татар, чит ил әкиятләре һәм башкалар урнаштырылды. Чара барышында китапханәче шулай ук биремнәр, конкурслар бирде. Аларны үтәп, балалар яхшыны яманнан аерырга, яклаусызларга һәм ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәнделәр.
