Китап – сер, китап – хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты
Балалар китабы атналыгы-кызыксынучан балалар, күңелле маҗаралар, яраткан китаплар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар бәйрәме. Һәр елны март ахырында китапханәчеләр дә, яшь укучылар да кызыклы, мавыктыргыч китаплар, конкурслар һәм викториналар , балалар китаплары геройлары һәм аларның авторлары белән очрашуны көтәләр. Балалар китабы атналыгына Юртыш авылы китапханәсе «Китап – сер, китап – хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты» дигән әңгәмә үткәрде. Бу чарада китапханәче укучыларга китап укуның мөһимлеге, китапларга ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләде. Китап турында шигырьләр укылды, китаплар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.
