Китап дусларын җыя
Һәр елны, мәктәпләрдә язгы каникул көннәре башлану белән, китапханәләрдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башлана. Аның тарихы ерак сугыш елларына барып тоташа. 1943 елның март аенда Мәскәүдә Колонналар залында уздырыла беренче китап бәйрәме. Шул көннәрдән башлап, балалар китабы атналыгы үткәрү матур гадәткә әйләнде.
Өмбе авылы китапханәсендә дә балалар өчен гаҗәеп кызыклы экскурсия булды. Китаплар нинди кагыйдәләр буенча рәтләргә куела, үзеңә ошаган китапны ничек табып алырга һәм ничек дөрес кулланырга — балалар кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар.
Шулай ук китап укучылар өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тарихи күргәзмә эшләде. Анда Бөек Җиңүне, аның каһарманнарын күрсәткән, фронттагы яңалыклар, хәлиткеч бәрелешләр турындагы фундаменталь китаплар белән бергә, Бөек җиңүне якынайткан кешеләр, балачагын сугыш урлаган балалар истәлекләре, тыл батырлары – хатын кызларыбызның күзгә күренмәс көндәлек фидакяр хезмәтләре урын алды.
