Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яз сулышы

Чувашиле авылы китапханәсендә «Яз сулышы» дигән әңгәмә формасында чәчәк үстерүчеләр клубының чираттагы утырышы узды. Утырту өчен материалның сыйфатлысын сайлау  буенча киңәшләр тыңланды, клуб җитәкчесе журналдан киңәш-мәкалә тәкъдим итте. Клубка йөрүчеләр утырту сроклары-планнары, нинди орлыклар сатып алулары турында сөйләделәр, төрле төстәге ахименес ризомалары  белән бүлештеләр. Чәчәк үстерүче ханымнар соңгы елларда онытыла төшкән, ләкин сыналган астра, циния кебек чәчәкләргә кире әйләнеп кайта башладылар. Һәм тагын клуб әгъзалары бакчада эшләү көч китерергә түгел, ә күңелгә рәхәтле, канәгатьлек бирергә тиеш дигән фикергә килделәр.