Табышмаклар буенча урманга
Шәпше авыл китапханәсе балалар өчен Халыкара урман көненә багышланган «Табышмаклар буенча урманга» дигән әкияти эко-сәяхәт уздырды. Презентация ярдәмендә чара кунаклары урман буйлап йөреп чыктылар, анда яшәүчеләр белән очраштылар, кошлар сайравын тыңладылар, агачлар турындагы табышмакларны чиштеләр, файдалы үләннәр бәйләмен «җыйдылар». Китапханәче урманнарны саклауның мөһимлеге һәм алардан акыллы файдалану кирәклеге турында сөйләде. «Яшел океан нәрсә турында шаулый…» исемле әзерләнгән китап күргәзмәсе табигатьнең гүзәл дөньясын ачты, барлык тереклеккә хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтте.
