Нәүрүз килде
Чыпчык авыл китапханәсе «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә «Нәүрүз килде»бәйрәмен үткәрде.Китапханәче бәйрәмнең тарихы, халык гореф-гадәтләре, бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар турында сөйләде.Балалар Яз, Табигать, туган як турында шигырьләр сөйләделәр.Экологик табышмакларны чиштек.Балалар ата-аналары белән сыерчык оялары элеп куйдылар,аннары аларны учакта пешерелгән традицион ботка көтте.
