Театр яктылыкка, нурга илтә!
27 март-Халыкара театр көне . Бу-сәхнә осталарының һөнәри бәйрәме, бу миллионлаган тамашачы бәйрәме. Бу матур көнне Өнсә авыл китапханәсендә «Театр: даталар, фактлар, шәхесләр» дигән күргәзмә эшләде. Балалар театр тарихыннан кызыклы фактлар белделәр, курчак театры, драма театры, күләгәләр театры белән таныштылар, үзләренең белемнәрен мавыктыргыч һәм танып белүчән видеоролик белән ныгыттылар. Чара азагында «Казандагы театрлар» дип исемләнгән презентация карадылар

