Канатлылар дөньясы
Кешене гомер буе зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары чолгап ала. Алар безне үзләренең җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны, яшелчә бакчаларын саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.
Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Һичшиксез, кошлар-дуслар, шатлык хәбәрчеләре. Алар турында юкка гына матур шигырьләр, җырлар, риваятьләр һәм әкиятләр язылмаган. Бу тынгысыз хезмәт ияләренең бәхетле яшәве бик мөһим.Безнең көннәрдә Халыкара кошлар көненә багышланган төрле чаралар оештырыла. Аларны үткәрүнең төп максаты – кешеләрнең игътибарын кошларны саклау проблемаларына юнәлтү. Өстәвенә, бәйрәм нигездә яшьләргә, студентларга һәм мәктәп укучыларына гына түгел, ә кече яшьтәге балаларга да юнәлдерелгән. Халыкара кошлар көненә Шуман авыл китапханәсе онлайн-викторина әзерләде. Син кошларны беләсеңме? Укучыларга сорауларга җавап бирергә, шуның белән орнитология өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде.
https://vk.com/wall721834373_31
