Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар патшалыгында

Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә иң борынгы интернациональ экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Апрель аенда канатлы юлчыларның күбесе, барлык киртәләрне үтеп, туган ояларына әйләнеп кайта. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәчесе танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны кошларның тормышы һәм күптөрлелеге белән таныштырды, аларның табигать һәм кеше тормышы дөньясындагы әһәмияте турында сөйләде. Сөйләмне презентация тулыландырды. Чара үткәргәндә китапханәче балаларның кошлар, аларның яшәү шартлары турындагы күзаллауларын киңәйтергә, елның салкын вакытында кошларга ярдәм итү кирәклеге турындагы төшенчәне ныгытырга тырышты. Ә иң мөһиме балаларда игелек тәрбияләү, кече туганнарны кайгыртып, кыш көне кошларны ашатып, игелекле эш башкарабыз һәм аларны һәлакәттән коткарабыз.