Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тылсымлы әкият иле

2 нче апрельдә әкиятләр язучы Ханс Кристиан Андерсенның тууына 220 ел тулу билгеләп үтелә. Бу искиткеч дата уңаеннан, Чернышевка авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Х. К. Андерсен Дания язучысы, шагыйрь, драматург һәм балалар әкиятләре авторы. Аның искиткеч әкиятләре кешеләргә игелек һәм мәхәббәт турында сөйли. Матур аккошка әйләнгән ямьсез үрдәк, зур һәм игелекле йөрәкле кечкенә Дюймовочка, Кайның бозлы йөрәген эреткән тугры Герда… Андерсен әкиятләрен балалар да, олылар да яратып укыйлар.