Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез!

1 апрель – Көлке көне. Аны икенче төрле юләрләр көне дип тә атыйлар. Ул дөньяның күпчелек илләрендә билгеләп үтелә. Көлке көне күңел ачарга, рәхәтләнеп көләргә һәм язны искиткеч кәеф белән  каршы алырга мөмкинлек бирә торган бәйрәмнәрнең берсе. Кызганыч, бу көн ял булып саналмый һәм ни өчен бу көннең нәкъ менә 1 апрельгә туры килүен дә төгәл генә беркем дә әйтеп бирә алмый. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында да фаразлар бик күп. Ләкин, көлүнең кешеләрдә уңай хис-тойгылар уятуы, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүе, гомерне озынайтуы, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы инде күптән билгеле. Тикмәгә генә «Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез», дип әйтмиләр бит.  Көлке көненә Коркачык авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәләре балалар өчен күңел ачу чарасы уздырдылар. Программада төрле шаяртулар, уеннар, конкурслар булды. Балалар әкиятләргә багышланган шаян сорауларга җавап эзләделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, шаярдылар, көлделәр. Көлке көне күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.