Андерсен әкиятләренә сәяхәт
Кайсыбыз бала чакта Г. Х. Андерсен әкиятләрен укымады икән дә, әкият геройлары өчен ут йотмады икән? Мөгаен, андый кеше юктыр. Андерсенның 220 еллыгына Коркачык авыл китапханәсендә «Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Кече яшьтәге мәктәп балалары Г.Х. Андерсенның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар китапханәче белән бергә яраткан әкиятчесенең «Дюймовочка », «Принцесса на горошине» һ.б. әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан мәшһүр әкиятченең әкиятләре буенча «сәяхәт»кә чыктылар: викторина сорауларына җавап бирделәр, өзек буенча әкиятнең исемен билгеләделәр, тасвирламалары буенча әкият геройларын атадылар, пазллар җыйдылар, кроссвордлар чиштеләр.
