Канатлы ярдәмчеләр
1 апрель – бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көнне Юртыш авыл китапханәсе «Канатлы ярдәмчеләр» дигән әңгәмә үткәрде. Бу чарада китапханәче кошларның файдасы, елның төрле вакытында кешенең сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләде. Китап укучылар нинди кошларның яз көне очып килүе, ә кайсыларының ел буе янәшә яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара барышында катнашучылар «Китап битләрендәге кошлар» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеген, күп кошларның юкка чыгу чигендә булуын белделәр.

