Кошлар дөньясы.
Яз килүе турында, календарьга яки һава торышына караганда күпкә нәтиҗәлерәк итеп безгә кошлар искәртә. Без аларның ягымлы сайрауларын ишетеп төшенәбез – димәк дөнья, ниһаять, кышкы йокыдан уяна. Нәкъ менә яз көне Бөтендөнья Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Кошлар – без күнеккән экосистеманың мөһим өлеше булып торалар, аларның юкка чыгуы чын мәгънәсендә табигый һәлакәткә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу көнгә багышланган барлык бәйрәм чаралары кеше тормышында канатлы дусларның мөһимлеген искә төшерергә тиеш. Китапханәдә укучылар өчен “Кошлар патшалыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә фәнни китаплар да, кошлар турында язучыларның матур әдәбият әсәрләре дә куелды. Шулай ук укучылар “Халыкара кошлар көне” дигән видеоролик карап, кошлар тормышы турында бик күп мәгълүмат ала алдылар.
