Кошлар базары
Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау авыл китапханәсе «Кошлар базары» исемле викторина үткәрде. Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, кошлар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Шулай ук чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр.
