Шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән иҗади очрашу.
2025 елның 3 апрелендә Биектау муниципаль районы үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында китапханә хезмәткәрләре өчен «Патриотик тәрбия өчен библиографик ярдәмлек булдыру» темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә. Җамалиева катнашты. Очрашуның төп темасы Ватанны саклаучылар елында китапханәләрнең эшен оештыру булды. Семинарда яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбиянең төп юнәлешләре каралды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр бирелде.
3 апрель көнне район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Үзәк итапханәгә халык теләп килде. Аларның барысының да да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде.Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Шәмсия Гатуф кызы шигырьләре, җырлары белән елатты да, көлдерде дә, уйландырды да. Ул үзен җырчы буларак та танытты. Радио дулкыннары аша таныш булган аһәңле тавыш бу очрашуда бөтен барлыгы белән күңелләргә үтеп керде. Кичә шигырьләр уку һәм Галия Камалова башкаруында җырлар белән чиратлашып барды.
