Сугыш тарихы китап битләрендә
Коркачык авылы китапханәсендә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Сугыш тарихы китап битләрендә”дигән әңгәмә үткәрелде. Чарага бистәбезнең “көмеш волонтерлары” чакырылды. Фикер алышу өчен Борис Львович Васильевның “А зори здесь тихие…” повесте алынды.1969 елда язылган бу повесть рус әдәбиятының классикасына әверелде һәм сугыш, батырлык, хатын-кыз язмышы темаларына кагыла. Чара кунаклары белән бергә: “Повестьта күрсәтелгән дуслык сезнең өчен нәрсә аңлата?”, “Повесть сугыш чынбарлыгын ничек чагылдыра?”, “Сез повестьта хатын-кыз образын ничек кабул итәсез?” дигән сораулар буенча фикер алыштык. Бу повесть безгә тынычлык бәясен һәм илебезне саклаучылар турында истәлекнең мөһимлеген искә төшереп, актуаль булып кала бирә. Чара ахырында Бөек Ватан сугышына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
