Безнең яхшы әкиятче
Билгеле булганча, балалар китабы көне 2 апрельдә, Г.Х. Андерсен туган көнендә билгеләп үтелә. Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә яшь укучыларны Һанс Христиан Андерсенның 220 еллыгы уңаеннан кызыклы программа көтә иде. Китапханәче бөек әкиятченең тормышы һәм иҗаты турындагы күргәзмәгә күзәтү ясады. Аннары уку залында Андерсенның «Гәке үрдәк» әкияте буенча төшерелгән мультипликацион фильм карау оештырылды. Шуннан соң балалар әдәби викторинада катнаштылар. Алар «Русалочка», «Новое платье короля», «Снежная королева», «Огниво», «Дюймовочка» әкиятләрендәге сорауларга дәртләнеп һәм кызыксынып җавап бирделәр.
