Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халык әкияте дөньясында

Рус әкиятләре көненә һәм рәссам Ю.А. Васнецовның тууына 125 ел тулу уңаеннан Дөбъяз авыл китапханәсендә «Халык әкияте дөньясында» исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга әкиятнең нәрсә икәнен, аның файдасын, әкиятләрнең нинди төрләргә бүленүен сөйләде. Рәссам Ю.Васнецов әкиятләренә иллюстрацияләр белән таныштырды. Очрашуның уен өлешендә балаларга яраткан «Шалкан» халык әкиятен уйнап карарга тәкъдим ителде.