Йолдызлы марафон
Биектау авыл китапханәсендә укучылар өчен космонавтика көненә багышланган «Йолдызлы марафон» викторинасы узды. Чара барышында китапханәче укучыларга кешенең космоска беренче тапкыр очуы, Ю.А. Гагаринның тормышыннан кызыклы фактлар, беренче космик корабльләр төзелү тарихы, йолдызларга очу өчен нинди күнекмәләр кирәклеге турында мәгълүмат җиткерде. Интерактив уенда балалар кешенең космоска беренче очышы, Кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
