«Космоска сәяхәт»
12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә. Космонавтика көне уңаеннан Алан – Бәксәр авыл китапханәчесе китапханәдә «Космоска сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе оештырды һәм интеллектуаль уен-викторина үткәрде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ачык иллюстрацияле басмалар, алар космонавтика үсеше тарихы, беренче космонавт турында, галәм, космик җисемнәр һәм күренешләр турында белемнәрен киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Чара ахырында шулай ук сораулар һәм кызыклы әңгәмә үтеп узды.
