Китаплы КВН
Биектау авыл китапханәсендә «Китаплы КВН» уен программасы узды. Китапханәче катнашучылар белән бергә китап патшалыгына сәяхәткә чыкты. «Разминка» биремендә укучылар язучыларның әсәрләрен танып белделәр, «Табылдыклар бюросы» конкурсында өзекнең нинди әсәрдән икәнен һәм аларны кем югалтканын искә төшерделәр. «Фантазерлар» биремендә укучылар үзләре белән булган гадәти булмаган һәм кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Чара барышында укучылар китаплардан өзекләр укыдылар, табышмакларны чиштеләр. Балаларга бу мавыктыргыч һәм танып белүчән чара бик ошады.
