Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үткәннәргә тугры калырбыз!

Чернышевка һәм Усад авылы китапханәләре, Чернышевка урта мәктәбенең һәм Боратынский исемендәге Чернышевка урта мәктәбенең яшь армиячеләре, Чернышевка мәдәният йорты  «Уткәннәргә тугры калырбыз!» акциясендә катнаштылар –  Каймар авылы зиратында җирләнгән Дан орденының тулы кавалеры  Скрементов Михаил Никифоровичның (19.12.1904-01.1949) каберен  җыештырдылар. Бу бары тик кабер өстен чистарту гына түгел, бу – хәтер акциясе, Яшь армиячеләрнең патриотик омтылышы, алар бирегә  герой-якташыбызга хөрмәт күрсәтергә килделәр. Эш тәмамлангач, балалар кабергә чәчәк бәйләмнәре салдылар һәм  якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сыйныф җитәкчесе укучылар алдында чыгыш ясады: геройларның батырлыгы онытылырга тиеш түгел, нәкъ менә яшь буынга, хәтер эстафетасын алып барырга, үз Ватаның данын сакларга һәм арттырырга туры киләчәге турында сөйләде. Аның сүзләре Яшь армиячеләр йөрәгендә җанлы кайтаваз булып, бүгенге көн аларның хәтерендә мәңгегә калачак.