Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих битләренә сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

«Пушкин картасы» программасы кысаларында Коркачык авыл китапханәчесе яшьләр өчен тарихның иң әһәмиятле чорына –Бөек Ватан сугышына багышланган интеллектуаль уен үткәрде. Интеллектуаль уен 7 турдан торды: «Сугыш каһарманнары», «Җиңү кораллары», «Җиңү һәм аның бәясе», «Сугышка багышланган  җырлар» , «Каһарман шәһәрләр» һ.б. Уен барышында чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышына багышланган кызыклы фактларны искә төшерделәр, шифрланган фразаларны чиштеләр, сугыш вакытында кулланылган агитация плакатларындагы язуларны торгыздылар, сугыш җырларының исемнәрен белделәр. Уенда катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен ныгытып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.