Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәдә «Бөтендөнья Экологик белемнәр көне».

1-нче мәктәпнең 6-нчы инженерлык сыйныфы укучылары Владимирова Зөһрә Юнысовна белән Биектау үзәк китапханәсендә булдылар. Алар Бөтендөнья Экологик белемнәр көненә багышланган чарага чакырылды. Мәктәп укучыларына кешелек тарихының Табигать тарихы белән тыгыз бәйләнгән булуы турында сөйләделәр. Егетләр һәм кызлар чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Аннары балалар «ЭКОВИКТОРИНА2025»дә актив катнаштылар. Җиңүчеләр икәү булды.