Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган ягым – Биектавым

Быел Биектау районы төзелүнең 90 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан авыл китапханәсендә күп укучылар өчен китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Китапханә фонды туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча бик бай. Экспозиция ярдәмендә укучылар туган якны өйрәнү буенча китаплар һәм вакытлы матбугат материаллары белән таныштылар, район үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз турында белделәр, «Тарихи-географик атлас» һәм «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» китаплары ярдәмендә авылларның истәлекле урыннары һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.