Юбилеең белән, Биектау районы!
Быел Биектау районы үзенең юбилей көнен – 90 еллыгын билгеләп үтә. Кече Битаман китаплар бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тарихи сәгать үткәрелде. Анда район тарихы, район эшлеклеләре, оешмалар турында әдәбият тәкъдим ителде. Укучыларга шулай ук районыбызның үзенчәлекле шагыйрьләренең 2 шигырь җыентыгы тәкъдим ителде. Кулланучыларга «Туган як буйлап сәяхәт» тематик презентациясе, шулай ук табигатебезнең матур пейзажлары төшерелгән видеоролик күрсәтелде. Биектау районына керүче авыллар турында шигырьләр укылды һәм җырлар тыңланды.
