Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәнең нәни кунаклары.

18 апрель көнне “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр  Чернышевка китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче аларга Татарстан Республикасы турында, республикада яшәүче төрле милләт халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар “Татар орнаменты” дип исемләнгән  видео-презентация  карадылар, Татарстан турында китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. «Татарстан. Мы вместе. Без бергә» китабына аерым игътибар бирелде. Балаларга үзләренең тәрбиячеләре һәм китапханәче кигән милли киемнәр бик ошады. Ә китапханәче кулы белән эшләнгән милли киемдәге курчак һәм хатын-кызлар өчен  ясалган күкрәкчәләрне аеруча кызыксынып, куллары белән тотып карадылар. Ә соңыннан  китапханә буенча кызыклы экскурсия үткәрелде.