Игътибар, террорчылык!
Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды, ул китап укучыларны Россиядәге һәм дөньядагы терактлар, вакыйгалар хроникасы һәм террорчылыкка каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштыра. Күргәзмәгә шулай ук «Террорчылык. Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән белешмәлекләр дә куелды. Мәгълүмат катлаулы һәм куркыныч вәзгыятьтә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз гомереңне һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Күргәзмә киң кулланучылар даирәсенә адреслана. Күргәзмә һәркемнең уяулыгы, җаваплылыгы террорчылыкка каршы чаралар арсеналы булуын искәртә. Террорчылыкка каршы көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк.
