Без хәтеребезгә тугры!
Усад авыл китапханәсендә Россия тарихи елъязмасының данлыклы бите – кенәз Александр Невскийның рус сугышчыларының Чуд күлендә немец рыцарьларын җиңүе көненә багышланган презентациясе күрсәтелде. Бу сугыш-үткәннең данлы битләреннән берсе. Александр Невский һәрвакыт азат итүче һәм яклаучы буларак хөрмәт ителә. Җыелышта катнашучыларны Бөек кенәзнең биографиясе белән таныштырдылар, Чуд күлендәге атаклы сугышка нәрсә сәбәпче булганлыгы, боз сугышы дип аталуы, тәре йөртүчеләрнең кемнәр булуы, аларның коралланышы һәм рус сугышчыларының киемнәреннән нәрсә белән аерылып торуы турында сөйләделәр, шулай ук бөек кенәз турындагы әдәбият белән таныштырдылар.

