Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукайны укыйбыз

Габдулла 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа. Аның әтисе малай сабый чагында үлә, ә 4 елдан соң әнисе дә үлә, баланы ятим калдыра.
Бөек татар шагыйре һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче, милләтнең шигъри традициясенә нигез салучы Габдулла Тукайның биографиясе нәкъ менә шундый сүзләрдән башлана.
Татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә Чыпчык авыл китапханәсендә «Тукайны укыйбыз»дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче сөйләгәннәрдән Габдулла Тукайның олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Матур электрон презентация ярдәмендә шагыйрьнең биографиясе белән таныштык. Тукай әсәрләрен кычкырып укыдык.