Интелектуаль уен Баш мие һөҗүме
Каенлык авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында викторина форматында интеллектуаль уен узды.
Интеллектуаль уен үз-үзеңне күрсәтергә, үз көчеңне яңа форматта сынап карарга, шулай ук эрудициялелегеңне, зирәклегеңне тикшерергә мөмкинлек бирде. Укучыларга биремнәрне чишер өчен дөнья сәнгате, әдәбият һәм тормыш тәҗрибәсе белемнәрен кулланырга кирәк булды. Уен берничә раундтан торды. Яшь укучылар барлык биремнәрне дә җиңел башкарып чыктылар.
Уенның яңа форматы- барысына да ошады, чөнки ул интеллектны активлаштыра һәм оригиналь идеяләр барлыкка килү өчен шартлар тудыра, шулай ук яшүсмерләрне берләштерә.
