Тукайга багышлана
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган, аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Шагыйрьнең туган көненә Олы Битаман авылы китапханәчесе тәрбиячеләр белән берлектә балалар иртәсе үткәрде. Чара кысаларында шагыйрьнең шигырьләре укылды, җырлары җырланды, китапханә фондыннан китаплары белән танышу булып узды.
