Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Акыл һөҗүме»

23 нче апрель көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча «Акыл һөҗүме»интеллектуаль уены үткәрелеп узды. Уенда 2 команда катнашты. Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнде. Тамаша вакытында-командалар урыннарыннан тордылар һәм капитан сигналы буенча кычкырып үзләренең девизларын әйттеләр. Укучылар үзләренең белемнәрен төрле темаларга тикшерә алдылар, ә ахырда команда капитаннары сораштыру үттеләр, анда алар үзләренең белемнәрен һәм сорауларга тиз җавап бирә белүләрен күрсәттеләр һәм үз командалары өчен баллар тупладылар. Уен бик күңелле һәм кызыклы үтте, чөнки командаларга чыннан да күпкырлы белемнәрен күрсәтергә кирәк иде.