Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Туган тел син ничек матур»

26 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китапханәче укучылар белән бергә «Туган тел син ничек матур» дигән шигъри сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче бөек язучыбыз-шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтте. Шулай ук төрле милләт телләре һәм туган телнең чисталыгын саклауның мөһимлеге турында сөйләде, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне атадылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар, уен – викторинада катнаштылар. Туган Тел ул – безнең байлыгыбыз. Анда гореф-гадәтләр һәм традицияләр, халыкның көнкүреше, аның акылы һәм тәҗрибәсе чагыла. Шулай ук ««26 апрель – Татарстан Республикасында Туган тел көне», дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.