Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин Тукайны укыйм

26 апрель көнне Өнсә  авыл китапханәсендә  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган  «Мин Тукайны укыйм» дип аталган кичә булып узды.  Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләре белән таныштылар.  “Су анасы”, “Печән базары”, яхуд Яна Кисекбаш”, “Шүрәле” кебек әкият – поэмалары белән таныштылар. Балалар бөек татар шагыйренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Чара барышында балалар Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Кәҗә белән сарык» мультфильмын карадылар. Ахырда тематик кичәдә катнашучылар татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын  башкардылар.