Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Халкыбызның йөзек кашы – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар дәвам итә.  Бүген Чернышевка авылы китапханәсе шундый чараларның берсендә булды. Авылның « Тамчы» балалар бакчасында «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән бик матур чара үтте. Балалар шагыйрьнең әкиятләре буенча геройларны чагылдырган костюмнардан киенгәннәр иде.  Районыбызның үзәк китапханәсе үткәргән «Туган телем – шагыйрьләр теле» конкурсы дипломантлары Радмир Фардиев  һәм Ева Митряева  дуслары каршында  чыгыш ясадылар.  Шулай ук районның «Маска» театр түгәрәгенә йөрүче балаларның да  Габдулла Тукай шигырьләре буенча әзерләнгән чыгышларын карадылар. Китапхәнәче   үз чиратында шагыйрьнең әсәрләреннән төзелгән китаплар күргәзмәсе   белән таныштырып үтте һәм балаларны күңелле уен уйнатып алды. Чара  «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.