Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

И, туган тел, и, матур тел!

Татарстанда Туган тел көне уңаеннан, Чернышека мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты темасына викторина үткәрелде.  4 турдан торган уенда ике команда катнашты. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, башкарылган өй эшләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән иллюстрацияләрнең нинди әсәрләрдән икәнен әйтеп бирделәр, ә соңыннан  команда капитаннары ярышты. Балалар  туган тел һәм Габдулла Тукайның  иҗаты буенча белемнәренең яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр.