Без Тукай варислары
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кече Битаман китап бирү пунктында «Без Тукай варислары» дигән тематик кичә үткәрелде. Кыска гына гомере эчендә Габдулла Тукай гаять зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балалар өчен язган шигырьләре һәм әкиятләре аркылы туа. «Тукай белән бергә киләчәккә атлыйбыз» дип исемләнгән күргәзмә һәм «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән презентация аша балалар шагыйрьнең биографиясе, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрацияләр буенча танып белделәр, теләүчеләр аның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын бергәләшеп җырладылар.
