Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз
Үзәк балалар китапханәсе балалар укуына ярдәм итү буенча «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара патриотик акциягә кушылды. Чарага Биектауның 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары килде. Кычкырып уку өчен Константин Паустовскийның «Похождение жука-носорога» хикәясе сайланды. Балалар игътибар белән бер-берсен тыңладылар, кайгырдылар һәм хәтта авыр вакытларда да яхшылыкка һәм могҗизага урын табылуы турында фикер алыштылар.
Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәк, алар аша ата-бабаларыбыз кылган батырлыкка хөрмәт, хәтер тапшырыла.
