Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кояш, һава һәм су – безнең тугры дусларыбыз!

Барыбыз да, әлбәттә, Кояшны яратабыз. Аны еш кына балалар рәсемнәрендә дә күрергә була. Без барыбыз да аның нурларында җылынырга яратабыз, тәрәзәдән иртәнге беренче нурларны күреп уянырга яратабыз. Кояшым дип без яраткан кешеләребезне атыйбыз, чөнки алар безгә җылылык һәм яктылык бүләк итә. Борынгы заманнардан бирле Кояш табыну объекты булган, аны илаһи дип санаганнар. Элек-электән  кояш турында җырлар җырлап, күңелле бәйрәмнәр уздырганнар. Кояш – Җиргә иң якын йолдыз, башкалары барысы да бездән гаять ерак тора. Җир өчен Кояш – космик энергиянең көчле чыганагы. Ул үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, кешеләрнең сәламәтлеге.