Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

Җиңү Көне Якынлаша! Бу көн миллионлаган кешеләребезнең хыялы, яшәү өмете булды. Һәм менә күп еллар инде без Җиңү көнен кабат-кабат бәйрәм итәбез.

Каенлык авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында мәгълүмат сәгате-танышу узды. Чара викторина формасында узды. Берничә тур булды: Сугыш җырлары, Герой-Шәһәрләр, Җиңү коралы, Бөек полководецлар, Сугыш даталары. Катнашучылар барлык биремнәрне дә зур кызыксыну белән башкардылар. Аннары укучылар игътибарына китап экспозициясе күрсәтелде.

Чара барышында китапханәче шулай ук Сугыш темасының Матур әдәбиятта да әйдәп баручы темаларның берсе булуы турында сөйләде. Ул фаҗигале вакыйгалар бездән ераклашкан саен, әдәби әсәрләр – тарихыбызның шаһитлыклары кыйммәтлерәк була бара. Китап күргәзмәсе укучыларны сугыш турында язган язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштырды.