Үлемсез китап полкы
Бөек Ватан сугышы әдәбиятта әйдәп баручы темаларның берсе булып кала бирә. Биектау авыл китапханәсе бөек бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдәге китаплар сугыш чорының кырыс вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, кан койгыч сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап көрәшкән кешеләр турында сөйлиләр. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгаларын тоерга һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итә.
