Еллар аша Җиңү яңгырый
1945 елның 9 маенда 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында безнең илебез җиңү яулый. Җиңү көне – Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган сугышчыларның батырлыгына багышланган истәлекле дата. Бу көнгә Биектау авыл китапханәсе хәтер сәгате үткәрде һәм «Хәтер линейкасы» акциясенә кушылды. Китапханәче сугышчыларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышы чорындагы ныклыгы, халкыбызга Җиңүнең нинди югалтулар белән эләгүе турында сөйләде. Чара барышында укучылар Җиңү алып килгән сугыш вакыйгаларын, тарихын, сугышчыларның батырлыкларын яктырткан әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. К. Симоновның «Көт мине», А. Твардовскийның «Танкист хикәясе», авыр фронт юлларын үткән башка авторларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
