Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңү Көне

80 ел элек фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелек йөрәкләрендәге яралар төзәлми. Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә дә шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабат-кабат уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз. Сугыш турындагы хәтер – ул барыннан да элек – кешеләр турындагы хәтер. Еллар, дистә еллар узгач, халык тормышында күп кенә якты һәм мөһим вакыйгалар булыр, әмма легендар батырлык – Бөек Ватан сугышында Җиңү – мәңгегә хәтердә калыр. Алат авыл җирлеге территориясендә ел саен Җир йөзендә җиңү һәм тынычлык өчен каны коелган якташлар истәлегенә митинг уздырылды. Халык Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның портерлары белән килгән. Җитәкчеләрнең котлаулары яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды. Солдат боткасы белән сыйладылар.