Эдуард Веркин
Биектау авыл китапханәсе язучы Эдуард Веркин юбилеена китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә укучылар язучының танылган «Кошки ходят поперёк», «Остров последнего злодея», «Т-34», «Облачный полк» әсәрләре белән таныштылар. Әлеге заманча китаплар сугыш һәм аның геройлары, бурычы, яшәү батырлыгы турында. Китаплар яшүсмерләр прозасы кануннары буенча язылган. Эдуард Веркин әсәрләре тел үзенчәлекләре, гадәти булмаган, алдан әйтеп булмый торган сюжеты, динамикасы, геройларның эчке дөньясына чумганлыгы белән хәзерге яшүсмерләргә якын. Күргәзмәдәге китаплар яшь укучыларны кызыксындырды һәм аларның кайберләре уку өчен алынды.
